Апас районында Ватан геройларын хөрмәтләделәр

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Апас муниципаль районы Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Бу дата уңаеннан район хакимияте, район социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан геройларны хөрмәтләү оештырылды.

Тантаналы чарага Янгелде авылыннан Аверьянов Василий Игнатьевич, районның атказанган кешеләре, авылдашлары, яшь армиячеләр чакырылган иде.

Чара мемориаль, Билгесез солдат һәйкәленә тере чәчәкләр салудан башланды. Бакыйлыкка күчкән герой-авылдашларын искә алдылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин чарада катнашучыларны җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде, Василий Аверьяновка истәлекле бүләк тапшырды.

Чара Апас туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Чакырылган кунаклар музей хезмәткәрләре әзерләгән презентация карады. Апас сәхнәсенең йолдызы Айрат Айтуганов үз башкаруында җырлар бүләк итте, ә музей җитәкчесе Рәмис Ногманов тальянда уйнады. Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Инсаф Сафиуллин һәм Рөстәм Азизовның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Соңыннан кунаклар музей заллары буйлап узды, экспонатлар, яңалыклар белән танышты, соңыннан бәйрәм өстәле артына җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International