"Богородский рай" үзәгендә мастер-класс узды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Кама Тамагы муниципаль районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтер Наталья Яранова белән берлектә балалар һәм аларның ата-аналары арасында  мастер-класс үткәрделәр.

Мастер-классның максаты: балаларда бармакларның вак моторикасын, игътибар, фантазияне, карашларны, мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү.

Чара башында һәркем үзен кондитер сыйфатында сынап карый алды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова балалар арасында төрле конкурслар һәм викториналар үткәрде.

Чарада "Богородский рай" үзәге директоры Н.Зиннәтова катнашты, мастер-класс уздыруда актив катнашканы һәм оештырганы өчен Наталья Ярановага Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Р.Бикташева  мастер-класс укучыларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде. Чара ахырында барлык катнашучылар да бәйрәм табынына чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International