Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә киләчәк тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле барлык күнекмәләр дә әтрафлы итеп өйрәтелә.
Яңа ел күпчелек балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәм, аны түземсезлек белән һәр йортта көтеп алалар, аңа озак һәм җентекләп әзерләнәләр. Шушы көннәрдә приют тәрбиячесе Руфия Мөхәммәтҗанова балалар белән "Белоснежная елочка" дигән иҗади дәрес үткәрде. Балалар чыршы ясады.
Балалар үзләренә тәкъдим ителгән биремнәрне яхшы үтәде, кызыксыну белдерде, ә ак карлы чыршы барысында да бәйрәм кәефе тудырды.