Лениногорск политехник колледжның Гагарин урамында урнашкан бинасында эш урыннары ярминкәсе узды, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланды.
Эш урыннары ярминкәсенең уңайлыгы шунда – биредә халык күпләп катнаша, эш эзләп йөрүчеләргә шунда ук предприятие-оешмалар вакансияләр тәкъдим итә. Предприятиеләр эшче кулларга мохтаҗ. Эш урыннары ярминкәсендә Лениногорскиның 14 предприятиесе эш тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннарына 17 кешегә юллама бирелде, шуның алтысы – инвалидлар. Алардан 7 кеше эшкә чакырылды, шуның берсе инвалид.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри реабилитацияләү өчен эш урыннары тәкъдим ителә. Шулай ук квоталы эш урыннары булдырыла. Моннан тыш инвалидларны яңадан укыту да каралган, аларга психологик ярдәм күрсәтелә, социаль адаптация чаралары үткәрелә.
Мәшгульлек үзәге белгечләре эш эзләүчеләргә дәүләт хезмәтләре өлкәсендә күрсәтелүче сораулар буенча консультация үткәрде, үзмәшгульлек турында сөйләде, эшсез гражданнарны һөнәри укытуга басым ясады.