5 декабрьдә “Бөгелмә электр насослары заводы” җәмгыятендә алдан һөнәри белем бирү буенча укуны төгәлләгән кешеләр өчен комплекслы имтихан рәвешендә, йомгаклау аттестациясе узды.
Комплекслы имтихан барышында үзләштерелгән һөнәри компетенцияләргә билгеләнгән критерийлар буенча куелды. Уку программасын тулы күләмдә узган һәм аттестация вакытында уңай бәя алган кешеләргә тиешле үрнәктәге документ тапшырылды.
Алдан укып һөнәр үзләштерү программасы буенча “Токарь” һөнәрен предприятиенең – 10, “Формовщик машинной формовки” – 15, “Слесарь-ремонтлаучы” һөнәрен – 10, “Стерженщик машинной формовки” һөнәрен 15 кеше үзләштерде.
Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.