Зәйдә Халыкара волонтерлар көне

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 декабрь көнне, Россия Президенты В.В.Путинның Указы буенча Россиядә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.  «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.

Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнаша, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр.    

Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.

Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме  районда Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  2011 нче елда оеша. Волонтерлар аз керемле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.

Халыкара волонтерлар көне уңаеннан гаилә һәм балалар белән эшләү, Яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә игелекле чара оештырдылар, волонтер - Кыш бабай һәркемгә татлы тәм - том таратты.

Бәйрәм уңаеннан - волонтер, ягъни «үз теләге белән ярдәм итүче»ләрнең күңелләрен күрү өчен  “Космос” яшьләр үзәгендә фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International