27 нче ноябрьдән башлап Россиядә #ЮмартCишәмбе хәйриячелекне үстерү буенча Иҗтимагый инициатива уза.
Әлеге инициатива кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары Айгөл Салимова Һәм Шакирова Римма тарафыннан оригиналь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класска инвалид бала Шамилова Ләйсән чакырылган иде.
Чара хәйрия культурасы үсешенә яңа этәргеч бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене игелекле эшләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.Чараның төп бурычы булып хәйрия темасын популярлаштыру тора.
Дәрес вакытында кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде, вак моториканы үстерү өчен ак кәгазь битенә кул белән рәсем ясадылар.