4 декабрьдә Азнакай шәһәре мәдәният йортында Азнакай муниципаль районы башлыгы М. Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К. Таҗетдинова катнашында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкә эше зоналар буенча төзелде. Әлегә беренче зонада эш бирүчеләр белән әңгәмә барган, икенче зонада мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды вәкилләре тарафыннан хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, үзмәшгульлек оештыру, шулай ук социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барылган.
Барлык теләүчеләр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче тестлар һәм резюмеларны дөрес төзү буенча укулар оештырды. Чарада 12 эш бирүче катнашты, алар 50 вакансия тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 90 кеше булды. 12 граждан эшкә урнашу өчен юллама алды.
Ярминкәдә катнашучыларга мәшгульлек хезмәте турында мәгълүмат язылган буклетлар, мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.