Кайбыч районында инвалид балалар өчен чара оештырылды.
Чараның максаты танып-белү эшчәнлеген оештыру һәм балалар һәм ата-аналар арасында уңай эмоциональ кәеф булдыру. Яшь волонтерлар мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашты. Күңелле тамаша оештырды.Театральләштерелгән чарада 10 бала һәм 8 ата-ана катнашты. Чакырылган кунаклар өчен "Теремок" балалар тамашасы тәкъдим ителде.
Әкият персонажларының матур костюмнары, матур музыка, артистларның матур тавышлары балаларны сөендерде. Әкият геройлары балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да сцендерде. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алды, яңа дуслар тапты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, уртак чаралар якынайта, гаилә әгъзалары арасында яхшы, сизгер мөнәсәбәтләр тәрбияли, ә волонтерлар һәм балалар арасында аралашу инвалид балаларны позитив социальләштерүгә ярдәм итә.