"Богородский рай" үзәге белгечләре тематик түгәрәк өстәл уздырды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

 3 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Кама Тамагының "Богородский рай" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бергә" исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган ата-аналар белән түгәрәк өстәл уздырды.

Түгәрәк өстәлнең максаты: мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча комплекслы якын килүне эшләү һәм мондый гаиләләргә белем алу, тернәкләндерү һәм социаль хезмәт күрсәтү хокуклары турында мәгълүмат бирү.

Түгәрәк өстәл башында  Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е. Сороковнина һ.б. чыгыш ясады. Шулай ук социаль педагог Гөлназ Хөснетдинова чакырылган кунаклар белән "Чәчәкләр" синиль таякчыклары белән мастер-класс үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар өчен "Матурлык тудыручы куллар" дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм социаль хезмәт алучылар иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.Зиннәтова бәйрәм чараларында актив катнашкан, шулай ук социаль әһәмиятле волонтерлык эшчәнлегендә катнашкан өчен Алинә Миңнегалеевага Мактау грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International