Баулыда #ЮмартСишәмбе акциясе

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 19-23 ноябрендә Баулы муниципаль районында "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен кирәк-яраклар, азык-төлек, канцелярия товарлары җыю буенча хәйрия акциясе узды.

Әлеге акциянең максаты - аз керемле гаиләләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү, кешеләрнең гаилә проблемаларына карата дустанә мөнәсәбәт тудыру, игелеклелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү.

Хәйрия акциясе барышында: балалар әйберләре, аяк киеме, йорт рәхәте һәм җылылык булдыру өчен предметлар җыелган иде. 28 ноябрьдә аларның барысы да районның һәм шәһәрнең мохтаҗ гаиләләренә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International