Ел саен безнең илдә Инвалидлар декадасы уза. Бу тагын бер тапкыр мохтаҗ балаларга игътибар итү өчен менә дигән сәбәп!
3 декабрь көнне Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Мәрхәмәтле йөрәкләр көне" дигән чара үткәрде, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде.
Бәйрәмне оештыруда шулай ук хәйриячеләр дә катнашты: чара "Конфетти" уен бүлмәсе базасында узды. Анда күңелле музыка астында балалар батутларда сикерде, таулардан шуды һәм карусельләрдә атынды. Зәйнең 4нче урта мәктәбе укучылары көмеш яңгыр белән матур уен программасын үткәрде. Ә HOME Café җитәкчесе Мельников Денис Олеговичтан әзерләнгән күчтәнәчләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тагын бер күңелле сюрприз булды.