"Өмет чаткысы" үзәгендә чыгарылыш укучылары белән очраштылар

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан үзәкнең чыгарылыш  балары  Рамил Шәрәфетдинов, Айрат Низамов һәм Илфир Шәйдуллин белән очрашу оештырылды.

Алар бочче спорт уены белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алалар.

Алар  тәрбияләнүчеләргә үзләренең спорттагы  дәрәҗәләре турында сөйләде  һәм боччеда уйнау буенча мастер класс күрсәтте, уенның төп кагыйдәләрен, нечкәлекләрен, ыргыту техникасын күрсәттеләр. Соңыннан бергәләп уйнадылар. Балар уены тиз отып алып, матур уен күрсәтте.

Оештыручылар әйтүенчә мондый чаралар, бочче уены һәр елдан-ел үсеп бара һәм шушы уен ярдәмендә  мөмкинчелекләре чикләнгән балаларның алдагы тормышларында үз юлларын һәм якты киләчәкләрен табарга ярдәм итәчәк. Алар әйтүенчә, бу спорт төре иң беренче булып балаларга башкалар алдында реабилитация үтәргә һәм дә ияләнүгә ярдәм итә. Балалар бер-берләре белән аралаша башлый, әти-әниләре башкалар белән таныша, үз фикерләре белән алмашалар, ә бу үз чиратында шушы спорт төренең киләчәгенә бик нык тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International