"Кояшкай"тернәкләндерү үзәгендә хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.

Инвалидлар декадасы уңаеннан 30нчы ноябрьдә үзәк белгечләре 38 инвалид бала  һәм 14 ата-ана өчен “Осталар  шәһәре" исемле чара  үткәрде.  Балалар башта төрле һөнәрләрне искә тошерделәр, уеннарда катнаштылар. Аннары 3 юнәлештәге мастер-классларда катнаштылар. Кемдер тозлы камырдан печеньелар, булкалар ясады, кемдер дымка уенчыкларын бизәде, башкалар кәгазьдән чәчәкләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International