Әлмәттә иҗади мастер-класс узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Күптән түгел, Әлмәт шәһәренең Балалар үзәк китапханәсендә "Оста куллар күңелсезлекне белми – төсле кәгазьдән кул эшләнмәләре ясау" исемле остаханә үткәрелде. 

Чараның максаты үз кулларың белән төсле кәгазьдән кул эшләнмәләре ясау, ди проект авторлары. Ә бурычлары исә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; вак хәрәкәтчәнлекне, сәнгать тәмен үстерерү; түземлелек, эшне ахырына кадәр җиткерү теләген тәрбияләү.

Әлеге чара балаларның үз ниятләре буенча кул эшләнмәләре ясап, иҗади сәләтләрен һәм җыелма эшчәнлек күнекмәләрен берләштерүгә, белем дәрәҗәсен киңәйтүгә, үз-үзеңне бәяләүне күтәрүгә, сөйләмне яхшыртуга юнәлдерелгән. Эш барышында алар төсле кәгазьдән кул эшләнмәләре булдыруның төрле ысуллары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International