Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Апас районында инвалид балаларга, бала чактан инвалид булган һәм үз аякларында йөри алмаучы апаслылырга район башлыгы исеменнән бүләкләр таратылды.
Бүген кечкенә Раина да район башлыгы исеменнән бүләк алды. Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Апас районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова тапшырды. Гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык, шатланып тигезлектә яшәүләрен теләде ул.
Кечкенә Раинаның язмышына район халкы, хәтта читтә яшәүчеләр дә битараф калмады. Бергәләп ярдәм итү нәтиҗәсендә Альбина кызы Раина белән Пекин шәһәрендә дәвалану узып кайтуга иреште.
– Бүгенге көндә кызыбызда булган үзгәрешләрне күреп сөенәбез. Ул торып утырырга, үрмәләргә өйрәнеп кайтты. Сеңлесе белән уйнарга, музыка тыңларга ярата. Без аның һәрбер үзгәрешен зур шатлык итеп кабул итәбез. Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган район җитәчелегенә, безнең мәсьәләгә битараф булмаган барлык халыкка олы рәхмәтебезне ирештерәбез, - ди Альбина Имаметдинова.