"Орион" үзәге бәйрәм концерты тәкъдим итте

2018 елның 30 ноябре, җомга

Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көненә багышланган концерт программасы белән "Орион"яшьләр үзәге артистлары чыгыш ясады.

Интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп әниләрнең куллары һәм мәхәббәте турында җырлар тыңладылар, чыгыш ясаучыларны матур елмаюлар һәм көчле алкышлар белән хупладылар.

Чара интернат-йорт карамагындагыларга бик яхшы кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International