Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Әни+сабый" клубы кысаларында социаль ярдәм алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Курчак театры" дигән темага чираттагы дәрес узды.
Хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина һәм социаль педагог Марта Камалова әлеге дәресне уздырып, баланы театр тамашасы аша зиһенен үстерү максатын куйдылар.
Дәреснең музыкаль өлешендә нәниләр чебешләр битлекләре киеп, рәхәтләнеп биеде. Хезмәт буенча инструктор балалар белән шөгыльләнгән арада, социаль педагог әниләр белән "Баланы үстерүдә театрның әһәмияте"темасына әңгәмә корды.