Мобиль офис һөнәри тестлар уздыра

2018 елның 30 ноябре, җомга

9 – 27 ноябрендә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри сайлауда юнәлеш бирү эше алып бару өчен, Мобиль офисның шәһәр мәктәпләренә  чыгуын оештырдылар.

Һөнәри тест үткәрү чаралары 16нчы, 9нчы, 11нче, 5нче урта белем бирү мәктәпләре муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләренең 9–10нчы сыйныф укучылары арасында уздырылды. Укучылар, тест нәтиҗәләреннән чыгып, психолог Снежана Луневадан индивидуаль консультация алды. Өлкән сыйныф укучыларының һәркайсысы белән сорау зур булган һөнәрләр сайлау, ә тагын урта һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортларына укырга керү мөмкинлекләре турында аерым сөйләшү булды. Ноябрь аенда узган һөнәри тест уздыру чараларында барлыгы 80 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International