Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында хайваннар турында сөйләштеләр

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Тәтеш  өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында психолог Наталья Самаркина "Хайваннар турында диалоглар” дип исемләнгән чара үткәрде.

 Әлеге кичә Халыкара йорт хайваннары көненә багышлынган иде. Аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең коммуникатив һәм үз-үзләрен тотышлары бозылган очракта, аларның кәефләрен күтәрү иде.

Шул   юнәлешне истә тотып, интернат-йортта яшәүчеләр өчен анималотерапия юнәлешен күздә тоткан методлар файдаланылды. Төрледән-төрле  җәнлек образларын файдаланып, “Өйдә тәрбияләнүчегә  әйлән”  дигән  тренинг, “Җавап бир, уйлап тап” дигән интеллектуаль викториналар үткәрелде. Күңел ачу кичәсендә һәр катнашучы  үзенең яраткан җәнлеге, кош-корты хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International