Түбән Камада демографик хәл турында фикер алыштылар

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

27 нче ноябре көнне Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Татарстан тормыш яклы" дип исемләнгән балалар тууга ярдәм итү буенча төбәк программасы тәкъдим ителде. Әлеге программаны тормышка ашыру төбәктә демографик вәзгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында президент грантлары фонды ярдәмендә “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Чакырылган кунаклар алдында сәламләү сүзе белән "Веста" үзәге директоры Татьяна Мыльникова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Илсөя Мезикова чыгыш ясады.

“Туучылар санын арттыру: җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә нәрсә эшләп була?” темасына  “Тормыш өчен!” гомумроссия хәрәкәте президенты Сергей Чесноков чыгыш ясады (Мәскәү шәһәреннән). Казан гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәге президенты Элина Галиуллина "Татарстан тормыш яклы" балалар тууына ярдәм итү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча булган эшләнмәләрен тәкъдим итте. 

Төп докладчылар чыгышыннан соң проектның кураторлары Әлмәт, Түбән Кама, Болгар шәһәрләрендә "Татарстан  тормыш яклы" программасын гамәлгә ашыру планын тәкъдим итте. Нәкъ менә шушы шәһәрләрдә, шулай ук Казанда әйтеп үтелгән программа кысаларында төп чаралар узачак. Докладчылар арасында Идел буе федераль округы буенча "Тормыш өчен" АКБО координаторы Сергей Солонщиков (Түбән Кама шәһәре), Әлмәт шәһәрендә урнашкан “Умиление” аналарны яклау үзәге” АКБО координаторы – Елена Маслова, Болгар шәһәрендә “Умиление” аналарны яклау үзәге” АКБО координаторы иерей Алексий Әхмәтҗанов, Спас ҮРХ каршындагы социаль-агарту хезмәте кураторы Светлана Алеева (Болгар шәһәре), "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Надежда" Түбән Кама интернат мәктәбе муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе директоры, Түбән Кама шәһәр Советының "Бердәм Россия" III чакырылыш фракциясе җитәкчесе Нина Бухановалар бар иде.

 "Татарстан  тормыш яклы" проектында катнашучылар һәм партнерлар очрашуында төбәкнең демографик стратегиясен эшләү мәсьәләсе күтәрелде. 

Чарада шулай ук табиблар берләшмәсе, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе, җәмәгатьчелек һәм рухани вәкилләре дә  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International