Зәйдә махсус вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 5 декабрендә көндезге сәгать 10да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак.

Ярминкәдә тугыз оешма – Зәй муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе МКУ, Зәйнең 1нче  урта гомумбелем бирү мәктәбе, Зәйнең 3нче  урта гомумбелем бирү мәктәбе, Зәйнең 6нчы  урта гомумбелем бирү мәктәбе, район мәдәният йорты, “Техно” заводы, “Энергетик” мәдәният сарае, Зәй балалар иҗат йорты, “Федотово” тау чаңгысы комплексы вәкилләре катнашачак.

Оешма вәкилләре булган вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе белән таныштырачак. Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителгән вакансияләр буенча әңгәмә узу һәм эшкә урнашу өчен анкета тутыру мөмкинлеге дә тудырылачак.

Чара Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге административ бинасында (ТР, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37 б йорты) узачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8(85558)71543.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International