Тормышта кайчагында төрле хәлләр килеп чыга: кешегә ярдәм итүче юк, операциядән соң тернәкләнү өчен ярдәм кирәк, ә туганнары төрле шәһәрләргә таралган яки эштә мәшгульләр.
Якыннарының сәламәтлеген кайгыртып, туган-тумачалар үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итү өчен, авыруны караучы (сиделка) хезмәтләреннән файдалана.
Караучы (сиделка) ярдәмгә могтаҗ кеше тормышына фәрештә кебек килеп керә, табиб күрсәтмәләрен вакытында үти, бүлмәдә чисталыкны тәэмин итә, табиб билгеләгән диета нигезендә азык әзерли. Гади мәсьәләләр-урамга чыгу, хәрәкәтләнергә ярдәм күрсәтү, йорт хуҗалыгын алып баруны да ул хәл итә. Ул компаньонда , пешекчедә һәм йорт хезмәткәредә була.
Гаиләгә мондый ярдәмче килү белән мохтаҗ кешеләрнең тормыш сыйфаты сизелерлек яхшыра, ул яхшы аралашу, шәхси хезмәт күрсәтү, авырудан яки җәрәхәтләнгәннән соң организмны торгызуда ярдәм ала.
Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Хаста караучылар (сиделка) хезмәте" программасын тормышка ашыра башланды.
Әгәр сездә югарыда күрсәтелгән хезмәтләргә ихтыяҗ туса, түбәндәге адреска мөрәҗәгать итә аласыз: Минзәлә шәһәре, Коммунистическая урамы, 11нче йорт, тел: 8(85555)3-14-52