Минзәләдә Әниләр көненә әзерләнәләр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу беркемне дә битараф кала алмый торган бәйрәм. 

Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лариса Сабирова “Сәламәтлек” клубына йөрүчеләр белән очрашу оештырды.

Очрашу барышында әниләр көненә багышланган бәйрәм тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Өлкән яшьтәге гражданнар викторинада катнашты, анда балалар әкиятләрен, әйтемнәрне һәм җырларны искә төшерделәр.

Очрашу барышында Минзәлә  районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина хезмәткәре Эльмира Миндәет кызы клуб әгъзалары белән арганлыкны кисәтү өчен физкультминуткалар үткәрде. Шулай ук социаль хезмәткәрләр эшкә сәләтлелекне арттыру һәм уйлау процессларын активлаштыру, хәтер һәм игътибарны яхшырту өчен аз хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International