"Умырзая" үзәгендә патриотик рух тәрбияләнә

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Һәр кешенең кече Ватаны бар - ул туган һәм үскән җир. Һәр кешенең үз туган җире.

Балаларда гражданлык мәдәнияте нигезләрен формалаштыру өчен туган якның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияләү бик мөһим, чөнки нәкъ менә шул нигездә патриотлык тәрбияләнә.

Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Татарстан минем туган ягым" дигән чара узды. Чара барышында үзәк карамагындагылар Татарстан республикасының тарихи үткәне, истәлекле урыннары, мәдәни һәм табигый объектлары, танылган кешеләре белән таныштылар. Очрашуда җырлар, шигырьләр яңгырады, милли уеннар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International