Буа районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе”ндә катнашучыларны социаль иминният белгечләре белән очраштырды.
Белгечләр техник тернәкләндерү чараларының авырулар өчен мөһим булуын аңлатты. Чарада катнашучылар бик күп файдалы мәгълумат алды.