Узган шимбәдә "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр янына Әгерҗе шәһәренең "Елмаю" чәчтараш студиясе белгечләре кунакка килде.
Осталар Ольга һәм Лариса балаларга чәчтараш һөнәре, чәчләрне карау серләре турында сөйләде. Алар модалы һәм элегант прическа ясау буенча мастер-класслар үткәрде, тәрбияләнүчеләргә ничек чәчләрне матур итеп үстерергә, аларны тәрбияләргә өйрәттеләр. Очрашу ахырында һәр тәрбияләнүчегә заманча һәм матур прическа ясадылар.