"Балкыш" приютындагылар яңа метод буенча рәсем ясарга өйрәнәләр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында урта кызлар төркемендә "Рәсем яса, кечкенә рәссам" түгәрәге эше буенча чираттагы дәрес узды.

Дәрестә тәрбияләнүче балалар "тычка" методы белән рәсем ясарга өйрәнде: рәсем ясаган вакытта пумаланы югары күтәрмичә һәм йомшак хәрәкәтләр белән эш итәргә кирәк. Укытучы балаларны фигураларның контурларын турайтырга, ә аннары уртаны турайтырга һәм вак өлешләрен йомшак пумала белән кадарга өйрәтте. Шул рәвешле балаларда төс  тоемлау, күзаллау сәләте үсә,алар әйләнә-тирә матурлыгын танырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International