2018 нче елның 20 ноябренә республикада 9 817 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 161 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 7 254 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 436 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 409 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 34 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.