20 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты.
Әлеге чара барышында аеруча ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган нарга игътибар бирелде. Шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре кебек максатчан группалар да читтә калмады.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук булган мәсьәләләр буенча хәл итү юллары тәкъдим ителде.