19 ноябрь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы "Татнефть-ЭнергоСбыт" ҖЧҖдә булып кайтты.
Эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Фәридә Кадыйрова һәм хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева әлеге предприятие хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Хезмәткәрләргә оешма бетүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары аңлатылды. Шулай ук белгечләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашучыларны мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән таныштырды, хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде. 8 кешегә консультация хезмәте күрсәтелде.