15–16 ноябрьдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә 13нче урта мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен “Кинотеатр: “Һөнәрләр калейдоскобы” дигән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Балаларга табиб, төзүче-инженер һөнәрләре турында фильмнар күрсәтелде. Халыкның мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева балалар арасында һөнәри юнәлешне ачыклау буенча тест уздырды. Укучылар белән бергәләп ул тест нәтиҗәләрен тикшерделәр, фикер алыштылар, шулай ук хезмәт базарында сорау зур булган һөнәрләр турында да сөйләштеләр. Чарада барлыгы 47 укучы катнашты.