Чистайда «Язгы изгелек атнасы» үтәчәк

2012 елның 20 апреле, җомга
22нче апрель көнне Чистайда «Язгы изгелек атнасы» еллык акциясе үз эшен башлаячак. Әлеге тематик атнада планлаштырган күп чараларының оештыручылары булып “Салават күпере” гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге тора. 
Әлеге изгелек атнасында чистайчылар төрле “Изгелек дәресләре” алып барачаклар. Дәресләрнең берсе социаль-куркыныч хәл кичергән hәм авыр тормыш шартларына калган гаиләләрдән саналган, балалар hәм ата-аналар өчен, “Әнәс” мәчетендә үткәреләчәк.
“Витязи” мәдәният йортында кануннар белән конфликтта булучы яшүсмерләр, Бөек Ватан Сугышы ветераннары hәм “Истәлекне  кадерләп саклыйбыз” исемле локаль конфликтлар катнашчылары белән очрашачак.
Шул чираттан бик күп төрле акцияләр үтәчәк. Алар арасында “Елмаюыңны тарат”, Һәрбер әйбергә – икенче гөмер”, “Яхшы кәеф буләк ит” акцияләре бар. Оештыручылар ачлык кичергән гаиләләргә, баларга кием-салым җыячак. Алар инвалид-балаларның хәлләрен белергә барып, җәмгыятьнең игътибарын әлеге мәсьәләләргә кызыксыну юнәлтергә тырышачаклар.
“Салават күпере” гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре изгелек атнасын  “Көчләүсез балачак” республика озын сроклы прграммасы кысаларында үткәрелүен билгеләп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International