14 ноябрьдә Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халык мәшгульлеге өлкәсенә караган темага юридик характердагы консультация үткәрде.
Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең аз тәэмин ителгән һәм социаль якланмаган кешеләренә консультация ярдәме күрсәтү иде. Чарада төрле социаль төркемнәргә караган, күпчелеген аз тәэмин ителгән, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган категория кешеләре: пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар һ.б. – барлыгы 6 кеше катнашты.
Арада мәшгульлек үзәгендә исәптә торганнары да, беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде. Бу көнне бирелгән сораулар хезмәттәге хокукый мөнәсәбәтләргә, мәшгульлек турындагы законнарга кагылышлы булды. Гражданнар барлык сорауларына да җавап ишеттеләр, тиешле консультация алдылар. Аларга темага буенча аңлатма язулары таратылды.