“Астра” тернәкләндерә үзәгендә “Минем йортым – минем терәгем” дигән чара үтте. Балаларга үзләрен өйдә һәм урамда ничек дөрес тоту күнекмәләрен үстерү максат итеп куелды.
Урамда һәм өйдә тәртиплелек культурасы тәрбияләнде. Очрашу “Йортта гадәттән тыш хәлләр” дигән мультфильм карау белән башланды. Өйдә үзең генә ата-анасыз калган очракта нинди куркынычлык көткәне турында әңгәмә үткәрелде.
Чара “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән уен белән дәвам ителде, нәтиҗә буларак үзеңне мөстәкыйль булырга, һәрвакыт сакчыл булырга, әти-әнине тыңларга дигән кагыйдәләр чыгарылды.
Чараны тәрбиячеләр Надежда Максютина һәм Гөлзәйнәп Ганиева үткәрде. Чарада 18 инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.