«ТатаАвтоматизация» ААҖ түбән камачыларга инженер hәм слесарь hөнәрләре буенча эшчеләргә эш урыннары тәкъдим итә

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшчеләр көне булып узды.  «ТатаАвтоматизация» ААҖ вәкилләре эш эзләүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Иң  таләп ителгән hөнәрләр булып инженер hәм слесарь hөнәрләре саналды. Барлыгы, эш бируче 70 вакансия тәкъдим итте. Ике эш эзләүченең резюмесы каралырга кабул ителде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлар банкында булган, калган вакансияләр буенча ярминкәдә катнашучылар телдән киңәш алдылар. Шулай ук, аларга шәhәр оешмалары элемтә телефоннары язылган бер битле басма тараттылар.
Эш бирүче соравы буенча, әлеге чара 25 апрель көнне сәгать көндезге 14.00дә оештырылачак. Бу көнне барлык катнашучыларга оешманың эш шартлары, казанышлары hәм гомүмән оешма эшчәнлеге турында видеоязма күрсәтеләчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International