131 чаллычы эшкә юллама алдылар

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Яр-Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген “Камаз”  спорт Сараенда үткән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә  йомгак ясадылар.
Эш эзләүчеләр белән очрашырга 15 оешма кадрлар хезмәткәрләре килде. Чаллычыларга түбәндәге хезмәт коллективларында эшләргә тәкъдим ясадылар: «КАМАЗ» металлургия комплексы ААҖ, «Содексо ЕвроАзия» ААҖ, «Спейстрой» ААҖ, «Электротранспорт» ААҖ, «БиПиЭс-Экзекъютив» ААҖ.
Эшчеләргә белән 838нче вакансия тәкъдим ителде. Иң таләп ителгәннәре: инженерлар,  слесарьчылар, юл монтерлары, токарьчылар,  фрезеровщиклар, электромонтерлары, машина йөртүчеләр, радиомонтажчылар, бетончылар, кассада эшләүчеләр.
Чара барышында эш эзләүчеләр әңгәмә үтеп, кызыксынган барлык сорауларга җавап таптылар.
Ярминкәгә 300ләп чаллчы килде. Алар арасында 131е эшкә юллама алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International