Яр Чаллыда балигъ булмаган балалар арасында күзәтелгән суицидаль тәртип турында уртага салып сөйләштеләр

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Яр Чаллы политехник көллиятендә “Балигъ булмаган балалар арасында суицидаль тәртипне тармакара үзара йогынты ясау әгъзалары системасы тарафыннан ачыклауның hәм искәрмә ясауның уңай нәтиҗәсе” исемле семинар-кинәшмә узды.
Семинарны Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы урынбасары Азат Гәбдүләхәтов җитәкләде.
Тыңлаучылар арасында зур резонансны иминсез гаиләрдә hәм балигъ булмаган балалар арасында күзәтелгән суицидаль күренеш тәҗрибәсе турында  таныштырган “Ышаныч” үзәге психологы - Елизавета  Фаррахова,  яшүсмерләр арасында наркоманияне искәртүне сөйләгән Республика наркология диспансеры белгече - Эльмира Грекова hәм ТР буенча РФсе Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар  эше буенча инспекторы Наталья Галкинаның hөнәри белем бирү оешмалары арасында җинаятьчелек, хокук бозу мәсьәләсе чыгышы тудырды.
Семинар-киңәшмә йомгагы буенча халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүне активлаштыру карар ителде. Беренче чиратта балигъ булмаган гражданнарга социаль-психологик ярдәмне кайдан алырга мөмкин икәнен аңлату. Шулай ук семинарда катнашучылар “авыр” яшүсмерләр белән аралашу буенча бердәм алгоритмны уйлап табырга  hәм hәр суицид очракларына җентекле анализ ясарга килештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International