"Өмет"тә шәфкатьлек акциясе оештырылды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә Бөтендөнья Миһербанлык көне билгеләп үтелә. Еш кына яхшылык гади әйберләртора: изге сүз, ягымлы караш – бу вак-төяктән күңел тула. Тирә юньдә шәфкатьлек хөкем сөргәндә, күңелдә дә җылы хисләр уяна.

Шушы көннәрдә Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Яхшылык кыл" дигән акция уздырды. Учреждение белгечләре үз куллары белән җылы оекбашлар, башмаклар бәйләделәр һәм үз карамагындагыларга бүләк иттеләр. Социаль хезмәт алучылар бик канәгать калды һәм рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International