Үз эшен ачуга субсидия алырга теләүче эшсез гражданнар өчен укулар тәмамланды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан(Идел буе) федераль университетында "Старт-карьера" проекты уңаеннан чираттан тыш эшсез гражданнарны (алар үз эшләрен ачу өчен 117 600 меңга дәгъва кыла) укыту циклы тәмамланды. 

"Старт-карьера" проекты КФУда 2018 елда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче проектлар арасында тормышка ашырыла.

Бу - Татарстан республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге тарафыннан хупланган ачык социаль белем бирү проекты, ул гражданнарның үзмәшгульлеге мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм Эшкуар статусында карьера старт алуга юнәлдерелгән.

Укуларда Казан шәһәренең Совет, Идел буе һәм Киров районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсез гражданнар катнашты. Атна дәвамында барган цикл эшмәкәрлек эшчәнлегенең оештыру һәм хокукый нигезләре, салым салу системасын сайлау, исәп-хисап алып бару мәсьәләләрен үз эченә алган иде. Моннан тыш, бизнес-планнар өстендә эш алып барылды: субсидия һәм үз акчаларын бүлү, җиһазлар һәм материаллар сатып алу, проект маркетингы, җитештерү һәм сатуны фаразлау, проектны тәкъдир итү һәм башкалар. Дәресләр барышында катнашучылар, мәсәлән, салымнар, мәҗбүри түләүләр һәм онлайн-касса куллану буенча кирәкле консультацияләр алу мөмкинлегенә ия булды.

Өстәмә рәвештә барлык катнашучылар да мастер-класс кысаларында үз эшләренең формалашуы һәм үсеше, эшмәкәрлек тәҗрибәсе һәм үз бизнесының перспективалары турында мәгълүмат туплый алды. "Цех буенча тәҗрибәлерәк коллегалар" бик теләп сорауларга җавап бирде һәм җыелган тәҗрибә белән уртаклашты.

Укыту эшкуарлык атналыгы кысаларында Эшкуар йортында узган спич-сессия (бизнес планнарны ачык яклау буенча тренинг) белән тәмамланды. Соңыннан спич-сессия тыңлаучыларына Казан федераль университеты сертификатлары тапшырдылар – хәзер аларга субсидия һәм үз эшләрен башлау мөмкинлеге өчен  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эксперт сессияләрендә катнашырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International