Казан радиомеханика көллияте кысаларында Россия Федерациясенең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укулары үтте

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан радиомеханика көллияте кысаларында җыелма эвакуацион пунктын җәеп җибәрү буенча уку үткәрде. Уку барышында “Радиоприбор»  ААҖнең барлык хезмәткәрләре (аларның төгәл саны билгеләнмәгән) сәгать иртәнге 10.00нан 11.00гә кадәр көллияткә  каршына килделәр. Аларны анда автобуслар каршы алды. Моннан чыгып, әгәр сугыш хәрәкәте башланса, алар республиканың якындагы районнарына чыгарылачаклар. Уку кысаларында, күп масштаблы кеше күчереләре оештырылмады. Ләкин, Казан радиомеханика көллияте директоры билгеләп үткәнчә, моны эшләүгә бернинди дә комачауламас иде.
Үрнәк булып саналган, уку нәтиҗәсе буенча, Казан радиомеханика көллиятендә җыелма эвакуацион пунктлары җитәкчеләре белән дәрес алып барылды. Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы әлеге чараны оештыру буенча беренчелектә тора. Безнең республикада бу чара ел саен үткәрелә, ә Россия Федерациясенең башка регионнарында әлеге чара өч елга бер тапкыр уткәрелә.
Фоторәсем paperdaemon.blog.ru сайтыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International