ТР 7 җиде моно-шәhәренең алтысында эшсезлек дәрәҗәсе кимеде

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
12нче апрельдән 18нче апрельгә чаклы эшсезлек дәрәҗәсе ТР 7 җиде моно-шәhәренең алтысында кимеде (искә төшерәбез, ТР андый шәhәрләргә  Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай hәм Кама Аланы керә). Әлеге күрсәткечнең иң күп түбәнәюе Алабугада теркәлгән. Анда атна эчендә 32 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге исәбеннән төшерелгән. Бу гомүми теркәлүче эшсезләр саныннан 3,2%ны тәшкил итә. Кама Аланында эшсезлек дәрәҗәсе 2,8%ка кимегән, ә Менделеевскта киресенчә, бу күрсәткеч 2,2%ка арткан (454 тән 464кә кадәр).
Иң зур киеренкелек коэффиценты Кама Аланына туры килә:
бер вакантлы эш урынына 10,9 кеше санала. Чистайда киеренкелек коэффициенты2,27не, Алабугада – 2,21не, Яшел Үзәндә 2,08не,Яр Чаллыда  – 0,84не тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International