Буада социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрне тикшерделәр

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген Буа муниципаль районының социаль яклау бүлегендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Консилиум төркеменә социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең, опека органнарының, мәдәният бүлегенең җаваплы белгечләре керә.

Утырыш барышында социаль куркыныч хәлдә булган җиде гаиләдәге хәлләр каралды. Утырыш әлеге гаиләләр яшәгән авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук ата-аналар вазифаларын тиешенчә башкармаган ата-аналар катнашында узды. Комиссия әгъзалары ата-аналарны эшкә урнаштыру, табиб-наркологта өлкән яшьтәге дәвалануны узу, балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүнең конкрет юлларын тәкъдим итте.

Һәр яшүсмер, һәр өлкән кеше белгечләрнең игътибар үзәгендә. Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум утырышында дүрт гаилә уңай нәтиҗәгә ирешүгә бәйле рәвештә ведомствоара учеттан төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International