3 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең "Зәңгәр күл" шифаханәсендә төркемне берләштерүгә юнәлдерелгән тренинг элементлы "Үзеңне танып бел!" дәресләре узды.
Бала күчеш яшен төрлечә кичерергә мөмкин. Бу очракта балаларга дуслашырга һәм үзара аңлашырга ярдәм итәр өчен белгечләр яшүсмерләр өчен махсус эшләнгән коллективны берләштерү буенча уеннар ярдәм итә ала.
Гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе балигъ булмаганнар белән чара үткәрде: укучыларның белемнәрен активлаштыруга, үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә, башкаларның аерылып торуларына карата хөрмәт үстерүгә юнәлдерелгән "Коллективны берләштерү" исемле тренинг дәресе узды.
Максат: махсус оештырылган күнегүләр системасы ярдәмендә коллективның бердәмлеген үстерү һәм үзара хөрмәт, ышаныч һәм хезмәттәшлек шартлары булдыру.
Әлеге чараның нәтиҗәсе – коллективның берләшүе. Балигъ булмаганнар кызыксынуын алар биргән сораулар буенча билгеләп үтелде. Психолог тарафыннан коллективны иҗтимагый мохиттә дә, төркемдә дә берләштерү, шулай ук үз гамәлләрен яңадан аңлау мөмкинлеге бирү бурычы куелган иде. Әлеге чарада 55 балигъ булмаган катнашты.