“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге кунаклар кабул итте

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаилә урнаштыру үзәгендә тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булды.

Чараның максаты: тәрбияләнүчеләрне үзәк эше, аның бурычлары һәм реабилитациягә кабул итү шартлары белән таныштыру.

Чара барышында мастер класс оештырылды, ала үз куллары белән "Бәхет агачы" ясадылар.

Чарада катнашучылар  иҗади эшләре өчен горурлык хисе кичерде һәм хезмәт инструкторы Зәмфирә Суфьяновага кызыклы, мавыктыргыч шөгыль  өчен  рәхмәт белдерделәр, киләчәктә үзәктә реабилитация үтәргә теләкләрен белдерделәр. Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International