Казанда "Солнечный" һәм "Здравушка " тернәкләндерү үзәкләре Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь көнне Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы "Солнечный" тернәкләндерү үзәге һәм "Здравушка" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге  Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, "Гаилә канаты астында" республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова катнашты.

Попечительләр советы әгъзалары тернәкләндерү үзәкләрендә булдылар һәм учреждениеләрнең эшчәнлеге һәм уңышлары белән таныштылар.

Утырышта катнашучыларның чыгышлары яңгырады. Мәсәлән, "Солнечный"  һәм "Здравушка" тернәкләндерү үзәкләре директорлары катнашучыларга "Бергә булдырабыз" республика проектын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Савченко "Татарстан республикасы һөнәри белем бирү оешмалары, һөнәри юнәлеш бирү эшендә коммерцияле булмаган оешмалар ресурсларын берләштерү" дигән доклад белән чыгыш ясады.

"Трамплин" хәйрия фонды җитәкчесе Эльвира Осокина мөмкинлекләре чикле балаларның актив тормыш позициясен формалаштыру чарасы буларак чыгыш ясаучы "Киновебинар" технологиясе турында сөйләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында тернәкләндерү үзәкләре республиканың күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Утырыш барышында "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова "Здравушка" тернәкләндерү үзәге белән бергә эшләү турында бәян итте.

Чыгышлардан һәм докладлардан соң катнашучылар актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышты.

Соңыннан "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыруга өлеш керткән затларны бүләкләделәр. "Бергә булдырабыз" республика проектын гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәм шәхси өлеш керткәннәр Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International