Балтачның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча әҗәт кайтарылды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Балтач районының өч предприятиесендә 16 хезмәткәргә 352,3 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурыч кайтарылды.

Үз эшчәнлеген ит җитештерү өлкәсендә җәелдергән "Якуп Продукт" ҖЧҖ 12  хезмәткәренә 284,5 мең сумлык әҗәтен түләде.

Эшчәнлеген күчемсез милек өлкәсендә алып барган "УК "ХИП Балтач"ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 24,2 мең сум бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясе контролендә кала. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International