"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар тозлы камырдан эшләнмәләр белән шөгыльләнә.
Белгечләр раслаганча, мондый шөгыль балалар өчен бик мөһим. Ул иҗат, кулларның вак моторикасын үстерә, киң фикерләүгә этәргеч бирә.
Моннан тыш, тулаем нерв системасына яхшы тәэсир итә. Дәресләр түземлек, пөхтәлек һәм башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү күнекмәләрен ныгыта. Бу осталыкларның барысы да балага киләчәктә гармонияле һәм иҗади шәхес булырга ярдәм итәчәк.