Яр Чаллы  мәшгульлек үзәге  хезмәт закончалыгында үзгәрешләр буенча киңәшмә  үткәрде

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә  Яр Чаллының мәшгульлек үзәге өстәмә һөнәри  белем бирү Ассоциациясен Казан шәһәре  социаль-эшлекле клубы “БИНК” белән  берлектә ел саен үткәрелүче семинар –киңәшмәнең чираттагысын уздырды.

Ул 2018-2019 елларда хезмәт закончалыгындагы   үзгәрешләргә караган сорауларны  яктыртуга багышланган иде, аның  эшендә оешмалардан вәкилләр,  мәшгульлек үзәге һәм зональ  эшче төркем белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә хезмәт  закончалыгындагы соңгы үзгәрешләр,  эш бирүчеләр тарафыннан лаеклы ял яшенә җитүчеләргә карата һәм яшькә карап  дискриминация очракларын булдырмау, физик мөмкинлекләре чикле  гражданнарны эшкә урнаштыру  һәм аларның мәшгульлеген тәэмин итү, билгеләнгән квотаны утәмәгән очракта эш бирүчеләрнең җаваплылыгы, хезмәт мөнәсәбәтләрендә һөнәри  стандартларны куллану хезмәткә түләгәндә  закон бозу очраклары булганда  административ җаваплылыкка  тарту кебек сораулар күтәрелде.

Семинар-киңәшмәдә 100 артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International