"Гармония"дәгеләр чәчәк үстерергә ярата

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Нурлатның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гадәти булмаган проект – гарденотерапия уңышлы тормышка ашырыла. Билгеле булганча, үсемлекләр үстерү һәм аларны карау уңай эмоцияләр бирә. 

"Гарденотерапия-психоэмоциональ реабилитациянең аерым юнәлеше. Аны тернәкләндерүнең башка популяр ысуллар белән беррәттән куярга мөмкин. Өлкән кешеләр үсентеләрне бик яратып карый, бу шөгыль аларга тормыш тәҗрибәсен кулланырга, яңа иҗади потенциалны ачарга, тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә», – дип ышана социаль хезмәткәрләр.

Мәсәлән, Римма Рыбакова өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2014 елдан бирле эшли. Социаль хезмәткәр Лариса Леукова белән бергә бүлмә гөлләре үстерү белән күптән түгел генә мавыгып китте. Яңа хобби үзенең җимешләрен бирә – Римма Ильинична йорты чәчәк ата, үзе дә чәчәк ата.  "Бөтен мәхәббәтемне яраткан чәчәкләргә бирәм, алар миңа үзләренең матурлыгы белән рәхмәт белдерә", – дип сөйли хезмәт алучы.

"Гарденотерапия" инновацион проекты өлкәннәр һәм инвалидлар арасында популярлаша, ә социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга чәчәк фондын киңәйтүдә ярдәм итәргә һәрвакыт шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International